МАНДАТ и. лат. 1) Күрсәтүченең билгеле хокуклары булуын яки берәр эшкә вәкаләтле булуын раслый торган таныклык. Нинди генә җилләр иссә дә лә, Нинди генә еллар килсә дә, Бер гомерлек озын постта торам, Бер гомерлек мандат кесәдә. Г.Афзал. Измайлов --- бу адәмне бер адым чигенергә мәҗбүр итте дә чекист мандатын чыгарды. З.Фәтхетдинов. Сайлыйбыз: кем кемгә якын, Кемдә кемнәр кайгысы? Бер мандатка – күпме кеше, Яклар безне кайсысы? И.Әширов

2) Вәкаләт, хокук, йөкләмә. Имеш, тиздән зур сайлаулар була, Һәрбер балык, бака, ондатра Үзен кандидат дип күрсәтә ала, Җиңсә, кандидатлык мандаты. Аманулла. --- ул [мәкалә] Генераль прокуратура мандаты белән килгәннәргә генә кагылып калмыйча, партия, хокук саклау органнарында һәм башка югары урыннарда утыручыларның уй-фикерләрен аныклау өчен дә язылды ---. Р.Мирхәйдәров. БМО Куркынычсызлык Шурасы резолюциясе буенча, Гыйрактагы коалицион көчләр мандаты узган елның 31 декабрендә төгәлләнде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә