МАНДАРИН I и. фр. бот. 1) Рутчалар семьялыгының цитрус ыругыннан тропик һәм субтропик районнарда үстерелә торган мәңгеяшел культуралы җимеш агачы. Төз буйлы кипарислар белән чорналган әфлисун бакчалары, зәйтүн плантацияләре, җимешләре өлгереп килә торган йөзем, мандарин, лимон, анар, инҗир агачлары – болары Кипрның гүзәл табигате. И.Иксанова. Субтропик районнарда үсемлекләрне (мандарин, әфлисун, гранат, зәйтүн, әстерхан чикләвеген) ашарга яраклы җимешләре өчен үстерәләр. Биология. Ботаклардан алтынсыман җимешләр асылынып тора. Бу – мандарин урманы. Дөньяда ниләр бар

2) Шул агачның шикәрләргә, С витаминына, лимон кислотасына бай, кабыгында эфир мае булган хуш исле татлы җимеше. Шунда әлеге кызчык, килеп, сумкасыннан мандарин алып бирә. Ш.Галиев. Анда өрек, йөзем, мандарин һәм банан гына түгел, Кәшифә әбинең гомерендә бер генә дә күргәне, кулына тотып караганы да булмаган ананас, арахис һәм кивиларга кадәр бар иде. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә