МАНГУСТ и. португ. зоол. Виверрачалар семьялыгыннан Африкада, Кече, Алгы һәм Көньяк Азиядә яшәүче, башлыча кимерүчеләр һәм еланнар белән туклана торган имезүче хайван. --- мангуст белән кобраны сугыштырып күрсәтәләр. Мангустның, бичараның, авыз-борыны канап бетә... М.Мәһдиев. Күселәр һәм тычканнар өчен хәзер иң уңайлы яшәү урыны – кеше тораклары. Мангустлардан котылу өчен, алар идән асларына, чормаларга кереп тулалар. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә