МА’НГО и. малай. бот. 1) Сумахчалар семьялыгыннан Көньяк Азия тропик урманнарында үсә торган, кайбер төрләренең сусыл җимешләре ашарга яраклы мәңгеяшел агач ыруы. Андагы халыклар банан, кокос пальмасы, икмәк агачы, манго һәм авокадо җимешләре белән тукланалар. Биология. Манго агачының җимешләре бик тәмле булса да, чәчәкләренең исе, үсемлекнең сыекчасы һәм кабыгы бик күпләрдә көчле аллергия тудыра. Агулы үсемлекләр 2) Шул агачның каты төшле, саргылт яшел яки кызыл төсле, хуш исле әчкелт эре җимеше |