МАНГАЛ и. гар. Утлы күмер салып, шуның өстендә ризык кыздыру өчен кулланыла торган тимер савыт. Әкрәм Галиевич, мангалны көйләп, шашлык кыздырган арада, Наталья Сергеевна верандада табын әзерләде. Р.Мирхәйдәров. Иртәнге сәгать алтыдан инде һәркайсы үз урынында: ит чабучылар ит түшкәләре янында, пешекчеләрнең бер ише мангалларына ут ягып җибәргән, кайнар күмер төшерергә ашыгалар... Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә