МАНАРАЛЫ с. 1) Манарасы яки манаралары булган. Касба – мөселман Көнчыгышының күп бизәкләрен үзенә туплаган район. Монда очлы манаралы мәчетләр, каһвәханәләр, вак товар сатучылар... М.Мәһдиев. Без ике манаралы мәчет каршында басып торабыз. М.Юныс. Болгарлар борынгы крепостька яңадан җан өреп җибәрәләр, таштан дүрт манаралы мәчет торгызып куялар. Ф.Хуҗин

2) Манаралап эшләнгән. Болгаргача заманнарда ук калын-калын стеналы һәм манаралы хәрби ныгытмалар торгызыла. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә