МАНАРА и. гар. 1) Мәчет түбәсендә яки аның янында гадәттә түгәрәк, дүрт яисә күпкырлы тар конус рәвешендә эшләнгән биек корылма. Ике мәчет үзләренең яшел түбәләре һәм нечкә очлы манаралары белән Мәләвезнең зур авыл икәнлеген белдереп торалар. А.Таһиров. Күл ярыннан аз гына читтә, Өч кыз тавы алдында биек, кызыл гранит манара. И.Салахов. Алдыбызда мәчетләрнең Манарасы төште авып, Без, динсезләр, карап тордык, куркып түгел, ә кул чабып. Ф.Гомәров 2) Чиркәү түбәсендә яки аның янында чаңнар элү өчен, гадәттә цилиндрик яки кырлы формада төзелгән тар биек корылма. Ул [чиркәү] биш гөмбәзле, чаң манарасы гөмбәзләрдән калкурак. Ә.Гаффар. Күз алдына китерегез: иске таш корылма. Түбәсен кыңгырау манарасы очлый. Ш.Әхмәдуллин 3) Гомумән шундый формадарак эшләнгән һәртөрле тар биек корылма; башня, вышка. – Хезмәт кешесен, әйтик, шул ук нефтьчене, буровой манарасы янына бастырып полотнога төшерү әлләни авыр түгел, – ди Виктор Иванович, – тик ул «портрет» берәүне дә дулкынландырмаячак. Г.Ахунов. Галиҗәнап ныгытмасына беренче бәреп кергән нугай полыгы тупчысы капка манарасы башыннан Бохара мәхәлләләренә, Регистан мәйданына күз ташлады ---. Т.Әйди. Сенажны манараларга тутырып саклау ысулын өйрәнеп җиткәнебез юк. Казан утлары |