МАМЫ’КТАЙ с. Йомшаклыгы, төсе һ.б.ш. белән мамыкка охшаган. Әнә шундый ак мамыктай җиңел болытларның берсе яныннан тезелешеп кыр казлары очып бара... М.Хәсәнов. Тибрәнә җилләрдә Мамыктай чәчләре. Күзләрдә кургаштай авыр күз яшьләре... Р.Вәлиева. [Инҗирнең] Яфраклары түгәрәк, 3 – 7 канатлы, сирәк кенә бөтен читле, каты, кытыршы, аскы яктан соргылт, мамыктай йомшак, озын-озын юан саплы. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә