МАМЫКСЫЗ с. 1) Мамыгы булмаган. Ә директор – дөнья явызы! Мамыксыз торна! М.Мәһдиев

2) күч. Шыксыз, салкын, каралмаган, ямьсез, күңелгә ятмый торган. Ленар өйдән дә бер әйләнеп чыкты: өй эчендә хатын-кыз булмаган йортларга гына хас мич, кирпеч исе таралган, гөл яфраклары саргайган, мамыксыз, шыксыз иде. М.Мәһдиев

3) күч. Кешеләр белән мөгамәләдә коры, кырыс холыклы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә