МАМЫКЛЫ с. 1) Мамык (4 мәгъ.) бирә торган. Әллә каян мамыклы кәзә алып кайткан булган. Мамыклы кәзә сыердан җакшы, дип сөйләп йөргән. Т.Миңнуллин 2) Мамыкка (1, 2 мәгъ.) бай, мамык күп булган. Мамыклы Төрекмәнстан 3) Мамык (2–4 мәгъ.) тутырылган, эченә мамык салып сырылган һ.б. Кулы юк – күлмәк кия, Кош түгел – мамыклы. Мамыгы эчтә, Кирәк була кичкә. Табышмак 4) Мамык төкләре ябышкан, мамыкка буялган. Өс-башы мамыклы 5) Мамыкланып, кабарып торган. Беренче булып төлке сайлый койрыкны: – Миңа менә шунысын, мамыклысын, йонлысын, – ди. А.Алиш 6) Мамыгы (6 мәгъ.) булган. Шушы җимеш-тартмачык дүрт якка ачылып китә, һәм аның эченнән мамыклы орлыклар очып чыгалар. Робинзон эзләреннән 7) диал. күч. Җылы, матур, каралган, җыештырылган (торак тур.). Беркөнне ишек ачып керүгә, борынга тәмле мич ризыгы исе килеп бәрелде, өй эче мамыклы-рәхәт җылы иде. Р.Төхфәтуллин 8) күч. Тәнгә рәхәт бирә торган, җылы. Хәле җиңелрәк чак булса, мөгаен, ул да, улы ясаган кечкенә урындыгын тышка алып чыгып, кояшның мамыклы җылысында иркәләнер иде. С.Зыя 9) күч. Күңелгә хуш килә торган, ягымлы |