МАМЫКЛАНУ ф. 1) Мамык, йон үсү, мамык белән каплану (кошлар, кайбер хайваннар, үсемлекләр тур.). Куяннар әрсезләнеп үрчеделәр, зурлары торган саен итләчләнә, мамыкланып һаман кабара бардылар. М.Шабай. Көзен исә кылган, мамыкланып, чал төскә керә, һәм дала кар белән капланган төсле тоела. Казан утлары 2) Йомшару, бик йомшак, мамык сыман хәлгә килү. Кабарып, мамыкланып торган ярым бөдрә чәчләре тегеләй дә ачык, сөйкемле, гел көлемсерәүле йөзенә тагын да күркәмлек бирәләр иде. З.Бәшири 3) Мамыкка (2 – 4 мәгъ.) буялу, мамык сару (кием тур.) 4) күч. Матди яктан аякка басу, хәлләнү, манту, җитешле тормыш белән яши башлау. Икәүләп эшләп, мамыклана башлагач кына, [Мәрьям үлеп китте]. Ә.Еники 5) күч. диал. Җылы төшү, җылыну. Мич җылы итеп ягылган, пирог исе чыккан, өй мамыклы (Казан артында өй җылынса – «мамыкланган», «мамык кергән» диләр) ---. М.Мәһдиев 6) күч. Мөгамәләдә, кешенең үзен тотышында ягымлылык, йомшаклык барлыкка килү. Ул, оныгын кочаклап, аркасыннан букчасын салдырды, үзе --- күз алдында үзгәреп китте, әллә ничек йомшакланды, мамыкланды, яхшыланды, күзләрендә тормышка өмет калыкты. Р.Мирхәйдәров Мамыклана башлау Мамыклануга табан үзгәрү. Бер тәүлек эчендә кайсы ипи әчи, кайсы күгәреп чыга, кайсы мамыклана ук башлый. Татарстан яшьләре Мамыкланып бетү Бөтен җире мамыкка буялу, мамык сару Мамыкланып тору Мамык белән капланган булу, мамыгы күренеп тору. Бу тәбәнәк үсемлекнең башы мамыкланып, көмештәй ялтырап тора. Дөньяда ниләр бар |