МАМЫКБАШ и. бот. 1) Күрәнчәләр семьялыгыннан башлыча тундра һәм урман зонасында үсә торган, чәчәге, соңрак орлыклары тирәсендә шактый озын ак яки җирән төкчәләре булган күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: пушица. Пумаланы нинди дә булса оешма чәчәкле үсемлекнең яки мамыкбашның чәчәкләр төркеменнән бәйләп ясавы бер дә авыр түгел. Робинзон эзләреннән. Сазлыкта һәркайда тимгел-тимгел булып ак мамыкбаш үсемлеге күренә. Дөньяда ниләр бар. Мамыкбаш шуның белән үзенчәлекле: ул торфлы сазлык үсемлекләре арасында беренче булып чәчәк ата. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) Мамыкбашчалар семьялыгыннан, көньякта үскән кайбер төрләре сүс, техник май алу өчен игелә торган үлән үсемлек; карлыгач койрыгы; русчасы: ластовень. --- дала мамыкбашы --- күбесенчә Кама аръягында очрый, ә дарулы мамыкбаш --- Татарстанның барлык төбәкләрендә дә үсә. Агулы үсемлекләр |