МАМЫК и. 1. 1) Тырнакгөлчәләр (мальвачалар) семьялыгыннан тропикларда һәм субтропикларда үсә, кайбер төрләре техник культура буларак игелә торган куак яки үлән үсемлек; русчасы: хлопчатник. Аларны [калий һәм фосфорны] туфракка керткәндә, бөртеклеләр, яшелчә, мамык уңышы бик нык арта. Галәм. Җир. Кеше. --- ашламалар башаклы ашлыкларда аксымны һәм бөртекнең натурасын (күләм авырлыгын) арттыралар, шикәр чөгендеренең шикәрлелеген, мамыкта һәм җитендә беренче сорт сүс чыгышын, бәрәңгедә крахмалны күбәйтәләр. Күпьеллык үләннәр. Мамык үсемлеге җылыны һәм суны ярата. Дөньяда ниләр бар 2) Әлеге үсемлекнең орлыгын каплап торган, озынрагы җеп, тукымалар, трикотаж һ.б. җитештерү өчен, вагы химия сәнәгатендә кулланыла торган җепселләр, сүс; русчасы: хлопок-сырец. Бары тик узган гасырның җитмешенче елларында гына Рус пароходчылык ширкәтенең суднолары Россиягә Һиндстан мамыгының беренче партиясен алып кайталар һәм шул ук судноларга Һиндстан өчен Россия товарларын төяп җибәрәләр. М.Мәһдиев. --- ул заманнарда кәгазь папирус, мамык, киндер шикелле кыйммәтле чималлардан ясалган, шунлыктан гади кешеләр китап, дәфтәр сатып ала, газета-журналлар укый алмаганнар. Кызыклар дөньясында. Чистартылган мамыкны зур-зур төргәкләргә төрәләр дә фабрикага озаталар. Анда мамыктан тукыма эшләнә. Дөньяда ниләр бар 3) Җепселле үсемлекләрнең сүсеннән махсус эшкәртеп ясалган, медицинада, көнкүрештә кулланыла торган нәфис йомшак масса; русчасы: вата. Аның [сфагнумның] дымны суыру сәләте гигроскопик мамыкныкыннан 4 тапкырга артып китә. Урман аптекасы. Яралы кызылармеецлар күп була. Ләкин мамык та, бинт та, йод та булмый. Робинзон эзләреннән. Табылдыкны саклык белән генә мамыкка төрәбез һәм бөтенебез шатланышып, чыр-чу килеп, өйгә чабабыз. Дөньяда ниләр бар 4) Кайбер хайваннарда өске эре йон, кыл катламы астында була һәм җылылык саклау ролен үти торган бик йомшак, нәфис йон; русчасы: пух. [Кызның] өстендә куян мамыгыннан калын итеп, күпертеп бәйләнгән, җылы һәм йомшак икәнлеге әллә кайдан күренеп торган an-ак кофта иде. М.Әмир. [Ярминкә көннәрендә] хатын-кыз кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлен, биш билле яңа сатин тышлы бишмәтен кия. А.Расих. Баланың башына ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак, йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына сырма кидерелгән ---. Н.Фәттах 5) Кошларның эре каурыйлары астындагы вак, нәфис, йомшак йон. Һаваларда очкан аккошлардан Коела җиргә мамык тузаны. Туган илдә сөйгән дуслар белән Сизелми лә гомер узганы. Җыр. Күрше-күлән аны чәйгә йөртте, күчтәнәчләр китерделәр, Гайнелвафа аңа бер мендәрлек каз мамыгы бирде. М.Мәһдиев. [Тәвә кошының] Баш, муен һәм аякларында каурыйлары юк, алар бары тик кыска мамык белән генә капланган. Биология. Хайваннар 6) Кайбер үләннәрнең һәм агачларның орлыкларында була, аларның җил белән таратылуын җиңеләйтә торган нәфис төкләр, җепселләр. Тал мамыгын күтәрү дә авыр, мәхрүм калсаң туган нигезеңнән. М.Галиев. Очырды, мамык очырды Талларым, камышларым. Ф.Гыйззәтуллина. Яшьләр газетасындагы «Тупыл мамык очыра» хикәясенең төп герое – ялгыз яшәүче шәһәр кызы Зарифә. М.Вәлиев 7) күч. Чиста, ап-ак яки яңа гына яуган йомшак кар. Җир өстендә ак мамык. Табышмак. Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Агачларның ботаклары яңа йомшак ак мамыкларга төренделәр. Г.Ибраһимов. Хәзер дә бер, эх, кайтасы килә! Әнә мамык түши юлларны... Кактырасы иде әнкәемнән Чәчләремә кунган ак карны... Г.Гыйльманов 8) күч. Җылылык, йомшаклык, җанлылык, ягымлылык (тел, сөйләм, сүз һ.б.ш. тур.). Җидееллыкны русча укып тәмамлаган язучылар, шагыйрьләр бар. Телнең мамыгын ник тоймыйлар болар, ник тәрҗемә сыман яңгырый әсәрләре, дисәм, сәбәбе шул икән. Ш.Галиев 2. 1) с. мәгъ. Махсус игелгән мамык (1 мәгъ.) үсемлегенең сүсеннән эрләнгән; шундый җептән тукылган, бәйләнгән. Мамык җептән яки кургашынланган тимерчыбыктан 3–4 миллиметр зурлыкта тишекле итеп ясалган иләкләр яхшырак була. Яшелчәчелек 2) Хайваннарның нәфис җылы йоныннан, мамыктан (4 мәгъ.) эрләнгән яки шундый җептән бәйләгән. Оренбурдан мамык шәл алдым, Алтын тәңкә бирдем жәлләми. Җыр. Оренбур шәлләре мамык, Оренбур шәле дебет. Мәхәббәтем алда кебек – Өзелми әле өмет. С.Хәким. Бит алмалары комач кызыл, мамык шәл кырыйларына, сытылып чыккан чәч бөртекләренә мул булып кунган бәс кыйммәтле ташлар кебек җем-җем итә. М.Хәсәнов 3) Кошларның вак нәфис йонын, мамыгын (5 мәгъ.) тутырып ясалган. Мамык мендәрләргә төренеп, килен төшә бүген авылга. Р.Миңнуллин. Тәүлеккә якын поездда килеп, ял-фәлән күрмичә әлеге хәлләрне кичергәннән соң, авыр һавалы вокзалның каты эскәмиясе дә мамык ястык кебек тоелып, йоклап та киттеләр. З.Фәйзи. Баш астыңда мамык мендәр, Өстеңдә мамык юрган. Тыныч йокы теләп сиңа Бар дөнья тынган. Э.Мөэминова 4) Мамык (3 мәгъ.) кебек йомшак яки мамык кебек ап-ак. Һе, көнне әйтәм, әле генә чалт аяз иде, инде күктә мамык болытлар да купкан... Э.Касыймов. Тымызык кына мамык карлар яуган чакта, Ул тын гына, сабыр гына мине көтәр... Р.Вәлиева. Ул чактагы мамык карлар ап-ак һәм хуш исле иде. Р.Низамиев 5) күч. Ягымлы, җылы, йомшак (мөгамәлә, холык, кеше тур.). Тышы мамык, эче кабык икәнлеген белгәч кенә, Нәзирдән җаны бизә башлады... Т.Әйди |