МА’МОНТ и. фин-у. Филләр семьялыгыннан плейстоцен чорында Евразия һәм Төньяк Америкада яшәгән, климат үзгәрү һәм ау нәтиҗәсендә юкка чыккан, йонлы эре гәүдәле, озын казык тешле хайван. Күтәрелә елга төпләреннән Эре сөякләре мамонтларның, Калыккандай чорлар төпкеленнән Сынмас рухы кыю халыкларның... Х.Әюп. Музей оештырып, борынгылык тәменнән исереп йөри иде [Н.Гамбәр]. Чабагачлар, булат кылычлар, хәситәләр, күкрәгенә патша сурәте төшкән самавырлар, мамонт тешләре – кыскасы, ни генә җыймаган! М.Гали. Җирдә кайчандыр яшәгән гигант кәлтәләр, мамонтлар һәм мастодонтлар турында без хәзер яхшы хәбәрдар икән, моның өчен беренче чиратта без Жорж Кювьега бурычлы. Галәм. Җир. Кеше |