МАМЗЕЛЬ и. сөйл. 1) Мадемуазель сүзен кыскартып әйтүдән барлыкка килгән яшь хатын-кызга мөрәҗәгать итү сүзе. Шәрифҗан атын туп-туры [буржуйкалар] өстенә борды: – Мадамнар, мамзельләр, юл бир! И.Гази

2) ирон. Җилбәзәк хатын-кызга мөрәҗәгать итү яки аны атау сүзе. Леонид Абрамович, мыскыл катыш елмаеп, Нюраның күзләренә карады: – Эшләр ничек, мамзель? Р.Ильяс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә