МАЛЯРИ’Я и. ит. Бизгәк плазмодияләре китереп чыгара, малярия озынборыны тарата, өшетү һәм анемия белән характерлана торган инвазив авыру. Ул үзен балачагында малярия белән чирләп, бизгәк тоткандагы кебек хис итте. З.Фәтхетдинов. Малярия белән көрәшү өчен, бу балыкны [гуппиларны] XIX йөз ахырларында Европага китерделәр. Кызыклы ихтиология. Будра төнәтмәсен аппетитны ачу өчен, теш уртлары сызлаганда, подаградан, маляриядән кулланалар. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә