МАЛЯР и. нем. 1) Төзелеш эшләреннән бина эчендәге шомарту, буяу, агарту кебек декоратив эшләрне башкаручы эшче. Бер-ике атна үтүгә түбә ябыла, коммуникацияләр үткәрелә, штукатурлар, малярлар эшкә тотына. Г.Тавлин. – Тагын нәрсәләр кирәк? – диде Вафин, чыгырыннан чыга башлап. – Я инде, шунда барып малярлар белән ызгышып йөрү ник кирәк булды сиңа, ә? М.Маликова

2) сөйл. кимс. Осталыгы җитмәгән башлаучы яки гомумән талантсыз рәссам. [Вәсилә язучыга:] Сез малярлар ясап куйган тоташ бәхетне авыр аякларым белән ерып, ничә еллар буена мин аны эзләп йөрдем. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә