МАЛ-МӨЛКӘТ җый. и. Бер хуҗаның барлык төр милкеннән, хуҗалыгыннан, тормыш кирәк-яракларыннан һ.б.ш.дан торган байлыгы. Гомер бакый җыйган мал-мөлкәтемне калдырсам да, берни кыра алмассың. Ф.Хөсни. Утар сугыш аркасында шактый бөлгән, таркалган, калдык-постык җирләр сатылып беткән, арендага таратылган, мал-мөлкәт җилгә очкан тузан ише генә калган. Ә.Гаффар. Шулай итеп, бай сәүдәгәр Кекин бабайның мал-мөлкәте, мирас буларак, әле дә халыкка хезмәт итә. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә