МАЛЛЫК с. 1. Махсус малга (1 мәгъ.) дип әзерләнгән, малга билгеләнгән, мал өчен, малга җитәрлек

2. и. мәгъ. Мал (1, 2 мәгъ.) буларак файдалылык, әһәмиятлелек дәрәҗәсе. Кәҗәнең маллыгы юк. Мәкаль

◊ Маллыктан чыгару Бозу, товарлыгын алу, рәтен җибәрү, сатуга яки файдалануга яраксыз хәлгә китерү. Печәнне мал итим дип, Халикъ чабар, маллыктан чыгарыйм дип, Малик чабар. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә