МАЛЛЫ с. 1) Малга (1 мәгъ.) бай, малы күп булган. Фермаң маллы булса, эшең җайлы булыр. Н.Исәнбәт 2) Мул тормышлы, бай; малы (2 мәгъ.) күп булган; барлыклы, хәлле. Берәү сөя маллыны, Берәү сөя данлыны. Асыл кеше сөя – бары Җаны гүзәл җанлыны. Х.Туфан. --- бу сандык, чынлап та, бик бай – акчалы һәм маллы булырга тиеш. А.Хәлим. Синең монда ничек килеп эләгүең, ничек яшәвең миңа караңгы. Әмма күрәм: яхшы ук дәрәҗәле, маллы, хәлле кеше булгансың. Ф.Латыйфи |