МАЛКАЙ и. 1. Ат, сыер кебек хайван, аларны яратып атау сүзе. Атын юырттырып, елга буена төште, малкайны эчерде. М.Хәбибуллин. Малкай, черки-кигәвен бимазалагандагы кебек тыпырчынып, баш бирмичә маташты. М.Хәсәнов. Малкай, чыннан да, сулга таба каерылды, үзе белән бер төпкә җигелгән юртакны да әйдәде. З.Фәтхетдинов. Бөтен ягыннан да бик өметле күренә. Бу малкайдан әле менә дигән шәп айгыр чыгачак. Ф.Латыйфи 2. ы. мәгъ. Ат, сыер кебек хайванны яратып әйдәү яки куу сүзе. На-а, малкай!.. Бераздан привал ясап алырбыз. Ш.Рәкыйпов. --- [Мәйсәрә] арба үрәчәсенә егетләрчә җиңел генә сикереп менеп утырды да: «На-а, малкай!..» – дип, атын юырттырып, ерак болынга таба китеп тә барды. М.Хәсәнов. – Эх, ат заводына җибәрәсе иде сезне, малкайлар, – дип уфтангалый иде. – Хәзер, малкаем, хәзер... Кояшка чыгарырмын үзеңне... Казан утлары |