МАЛАХИТ и. гр. 1. Карбонатлар классына караган, гадәттә ачык яшел төстәге, ювелир һәм декоратив сәнгать әйберләре эшләү яки буяу алу өчен чимал буларак файдаланыла торган минерал. Янәшәдә үк могҗиза тудырып укмашкан куе яшел төстәге малахит ята. Җ.Тәрҗеманов. Бары тик стенадагы шәрә кыз сурәте төшкән календарь, өстәл өстендәге яшел малахиттан ясалган уткабызгыч, шкафтагы бәллүр рюмкалар гына монда яңа кеше яшәвен сиздереп тора. М.Юныс. Сезнең, бәлки, таркалу реакциясен өйрәнгәндә, малахит порошогыннан файдаланганыгыз да булгандыр. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр 2. с. мәгъ. 1) Әлеге таштан ясалган; составы белән шул минералдан торган. Татар җырында Идел карамаларыннан алып малахит Урал сыртлары аша Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар! М.Галиев 2) Әлеге минерал төсенә охшаган яшел төстәге. [Һади абзый] --- малахит яшел күзләре белән елмаеп, туп-туры карап торды, кул бирде. Н.Исәнбәт |