МАЛАХАЙ и. 1. Күректән колакчынлы һәм артлы итеп тегелгән бүрек. Каяндыр лапас астыннан кичәге агач аяк күренде, иске малахаен салып сәлам бирде. А.Гыйләҗев. Монда каракүл бүрек кигән татар зыялылары да, малахай кигәннәр дә, фуражкалы кызылавызлар да, картуз кигәннәр дә бар. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Шундый фасонда тегелгән. Кием-салымы да аның тазарак: башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры киез итек ---. Ә.Еники. Миңнурый карт, иске сары тунын киеп, малахай бүрегенең колакларын тырпайтып, мич янында тын гына утыра. А.Шамов. Абдулланың юка иреннәре җәелеп китте, кашлары биеп алды, олы бияләй кигән кулы малахай бүрекне баш артына сыпырды. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә