МАЛАЙ-ШАЛАЙЛЫК и. Кешенең үз-үзен тотуында, кыланышында, эшендә җитдилек җитмәү күренеше, төптән уйламау, ваемсызлык. Үзеңне тиңсенмәгәннәргә күз алартып йөрисең дә юк, бөтен дөньяга күсәк күтәрүең инде, гафу ит, акылсызлык, малай-шалайлык... Т.Әйди. Малай-шалайлыктан чыгып җитмәгән абыйларыбызның 2 ел эчендә чын ирләргә әйләнеп кайтуын күреп, хыял йолдызыбыз тагын да яктырак яна башлый иде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә