МАЛАЙ-ШАЛАЙ и. җый. сөйл. Малайлар, бала-чага, балигъ булмаган яшүсмерләр. Болар тавышына мәйдан читендәге туармыйча бәйләп куелган сабантуй атларының шөлдер, кыңгырау тавышлары, малай-шалайның чыр-чу килеп куышып йөрүләре --- – бөтенесе бергә кушылып, баш әйләндергеч сихри бер оркестр тәшкил итә иде. М.Мәһдиев. Боз өстен тутырып, малай-шалай хоккей уйный иде. Җ.Мостафин. Авылга килеп чыккан сәер юлчыны танырга теләгәндәй, тәрәзәләргә капланып калган хатын-кызда да, үзе артыннан ияргән малай-шалайда да гаме юк иде аның. Р.Мөхәммәдиев 2) Җитди кешеләр исәбенә кермәгән, хөрмәт ителмәгән, исәпләшмәслек, әһәмиятсез кешеләр. Күзгә яшь тула, кайнар яшь. Тир әчеттерүдән генәдер лә монысы... Болай ук йомшарырга малай-шалай түгел лә инде. Ш.Рәкыйпов. Әүвәл юк-барны сөйләп йөри торган малай-шалай түгел иде ул. М.Насыйбуллин. Кайсына карама, синең җилеңнән аварга тора. Җыенысы малай-шалай. Казан утлары |