МАЛА’ЙЧАК и. Балачак, кечкенә малай булган чор, малайлык еллары. Малайчак карап торды да Сарылды иңгә – Әллә нинди бер гаҗәп хәл башланды миндә ---. С.Мулла Гали. Нигъмәтләр тулы табында, Үзара дәшми бер сүз, Малайчак белән икәүләп, Чәй эчеп утырабыз. Ә.Рәшит. Җирән кашка дугаларын күмеп, Ак тын бөркеп җитез юырта. Ә чанада, толып аша карап, Кырын яткан малайчак кайта. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә