МАЛАЙСЫТУ ф. 1) Кечкенә балаларга күрсәткән мөнәсәбәт күрсәтү, малай дип, яшь дип санау. Иң элек [минем янга больницага] Алёша белән капитан килде. Бигрәк малайсытканнар: шоколадлар, печеньелар, конфетлар төяп килгәннәр. Р.Төхфәтуллин 2) Яшәртү, малайларга хас төс бирү, артык яшь күрсәтү. Хәлимнән берничә яшькә өлкәнрәк булса да, нәзек йөз чалымнары аны малайсытыбрак күрсәтә иде. Ф.Яхин 3) Исәпләшмәү, кимсетү, тәҗрибәсез дип карау, беркатлыга санау. [Мусага] иптәшләренең хәтере калды. Бигрәк малайсыта инде. Ләкин эчләренә йоттылар. Ш.Маннур. Туктале, син нигә мине малайсытасың, Ася? Х.Камалов. Кайбер артистлар, Марсельне малайсытып, репетицияләргә соңлап килә башлыйлар, аның әйткәннәрен дә санга сукмаучылар табыла ---. Сәхнә Малайсытып җибәрү Бераз малайсыту. Нишләптер солдат гимнастёркасыннан иде ул, һәм бу аны яшәртеп, бөтенләй малайсытып җибәрә иде. М.Маликова |