МАЛАЙЛЫК и. 1) Кечкенә малай (I) булган вакыт, малай чак. Малайлык дәверендәге хәлләр еллар томанына төренеп тоныкланды. Б.Камалов. Малайлыктан уздык бугай инде, Булмасак та әле ир-ага. Г.Рәхим. Малайлыктан чыгар-чыкмас борын Чырайларга кунды кырыслык... Ә.Рәшит

2) Берәүнең малае булып тору, берәүгә ул булу. Җибәрелгән тикшерүче хастаханәдә калдырылган баланың Гафифә тарафыннан малайлыкка алынуы хакындагы документларның күчермәсен алып кайткан. Ә.Моталлапов

3) Малайларга, яшьләргә хас билгеләр; малайларча кыяфәт, үз-үзен тоту. Әсәрдә малайлык шуклыгы да, кызлар нәзбереклеге дә, авыл атмосферасы да, мәктәптә пионер оешмасы эше дә бик җанлы итеп тасвирланган. Р.Вәлиев. Яшен уты кабынып сүнәрлек вакыт узды микән, аның күзләрендәге малайлык сүнеп юкка чыкты, һәм алардан тагын бакыр салкынлыгы сирпелә башлады. З.Хөснияр

4) күч. Җитди булмаган кыланыш, җавапсызлык, тирән уйлап җиткермәү күренеше. Малайлык күрсәтүемә соңыннан үкендем үкенүен. Соң, нишлисең бит, характер, имеш. Җ.Фәйзи. Тиз генә кубып чыгып китү дә малайлык булыр сыман, кул кушырып басып тору да әллә ни егетлек түгел. М.Гали. --- аның [Рәхминең] төпле уй-фикере юк иде, аның акылы ныклы эзгә төшәргә өлгермәгән, малайлыктан чыгып өлгермәгән иде әле ул. М.Хуҗин

5) Хезмәтче эше, шөгыле. Зариф хәзрәттә малайлыкта торган Шаһбаз, күрше авылга барып, карт чувашка дуңгыз көтәргә яллана. Г.Нигъмәти. Мортаза берәүне дә үзенә малайлыкка ялламый. Ә.Фәйзи

6) Һөнәргә өйрәнү өчен, оста янында ярдәмче, өйрәнчек эше. --- Алпар шушы көннән соң тагын да канатланып яши башлады. Углын иң оста бизәк төшерүчегә малайлыкка бирде. М.Хәбибуллин. [Заһидулланы] Малайлыкка бирер идең, әлегә эшкә ярарлык түгел, буыны сыек. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә