МАЛАЙЛА’РЧА рәв. 1) Малайларга I хас булганча, малайлар кебек. Тешләренә кысып «катись» сүзен, Малайларча кашын киерер; Һәм кызларча итеп, үз егетен – үз «җүнсез»ен исенә китерер... Х.Туфан. Ул, малайларча, айга тел чыгарып күрсәтте дә ашыга-ашыга язарга тотынды. Р.Вәлиев. Һәм Таһир, малайларча шатланып сикерә-сикерә, кулларын болгый-болгый, яр читенә таба чапты ---. Н.Акмал 2) күч. Төптән уйламыйча, җиңелчә генә. Дипломсыз да җирдә яшәп була, «Җитди» булмаса да кылган эш; Малайларча булсын ләкин хыял, Шагыйрьләрчә булсын кыланыш. Ә.Рәшит. Ул чактагы эзләнүләрем, турысын гына әйткәндә, бигрәк малайларча булган икән минем. Р.Төхфәтуллин. --- Гөлфирәнең күз алдына теге вакыттагы Гаяр: басма төбендә кочагына ап-ак шомырт чәчәкләре күтәреп, күзләрен ялтыратып торган, аннары малайларча кызуланып басма такталарыннан үчен алучы егет килеп баса. Г.Кашапов |