МАЛАЙ I и. 1. 1) Яңа туган яки кече яшьтәге, яшүсмер ир бала. --- малай чагында җиләк җыйган урман аланнарын, балан белән миләшкә, шомыртка, карлыганга, кыргый чиягә, чикләвеккә йөргән урыннарын караганнар иде. Г.Ахунов. Тәнәфестә өлкән класс малайлары без кечкенәләрне ил-умач итеп кыйнап ташлаганда, Рафка кул күтәрүче юк. М.Мәһдиев 2) Ата-анага мөнәсәбәттә: ул, ир бала. Һәрбер хуҗа бары тик үзе генә яки компаньоны белән генә сату итә, ә базар көннәрендә исә хатынын һәм малаен эшкә җигә. Ә.Еники. Аларның бер малайлары Норильскида яши, төпчек кызлары шушы авылда кияүдә иде... М.Мәһдиев. Башка командирлар кебек тырт-тыртланмыйча, егет белән ипләп, малае белән фикерләшкән кебек сөйләште күрше батальон хуҗасы. Т.Галиуллин 3) Гомумән сөйләүчедән яшьрәк булган ир кеше. Шулай да бер көнне малай кухняга уза алды һәм, дәү әнисе күрмәгәндә генә, шырпы кабы эләктерде. М.Мәһдиев 4) Туган як, милләт турында сүз барганда: шунда туган, шуңа караган кеше. --- зонтик астында бер доцент бара, татар малае, Африка илләрендә француз телендә физика укыта, әле ялга гына кайткан ---. М.Мәһдиев 5) сөйл. Дәрәҗәсе яки эш тәҗрибәсе белән түбән яки җитди булмаган, беркатлы кеше турында. Мин, үземнең исемемне әллә нинди малайлардан таптатмас өчен, һәртөрле юлга керергә хәзер. М.Фәйзи 6) иск. Хезмәтче. Малай! Кая, миңа бер стакан чәй, ике сумса китер әле. Г.Камал. Аның, шулай итеп, самавырчы малайдан Казанның, Казан тирәсенең иң зур бае булуы өчен гакылның иң зур роль уйнавында шөбһәгезме бар? Г.Исхакый. Мактанмасын байлар, әй, мал белән – Бар да яшь малайлар хезмәте. Җыр 7) иск. Оста, тәҗрибәле һөнәрче янында ярдәмче, һөнәргә өйрәнүче, өйрәнчек. Атасы аны бер кибеткә малай итеп бирде. К.Тинчурин. Сату-алу кызган чакта, йомышчы малайлар күп йөри. Ф.Латыйфи 8) диал. Хайван баласы; чага. Казанга терәлеп торган орденлы совхозларның берсендә, куе сыер сөте эчертеп кенә, биш данә чучка малаен симертә башладылар. А.Гыйләҗев. Елгаларны тап урталай бүлеп, Чикләр сызу нигә ул тикле? Төймә кадәр маймыч малае да Көнгә кырык боза бу чикне! Г.Гыйльманов 9) сөйл. Бер-береңә (шул исәптән хатын-кызларга да) тәкәллефсез һәм дусларча мөрәҗәгать итү сүзе. Кәшифә, сәлам, малай! К.Тимбикова. Малай, дачамдагы гөрләп үсеп утырган бәрәңге сабаклары күз алдында диярлек шиңеп төште… Ш.Маннапов. Баш бетте дип торам, малай. Күздән утлар күренде. Ф.Баттал. Ну-у, Хәдичә малай! Зур шатлык китердем бит әле үзеңә! М.Хәсәнов 2. ы. мәгъ. малай, малайкаем, малакаем. Гаҗәпләнү, соклану, үкенү һ.б.ш. төрле эмоциональ төсмерләрне белдерә торган сүз. И-и-и, малайкаем, килешүен генә күр әле, йөзләреңне балкытып җибәрә бит. Р.Мөхәммәдиев. Малакаем, син андагы файдалы витаминнарның күплеген белсәң! Т.Галиуллин. Тамак тәмугка кертә, ди, хактыр, малай, Булмагандыр сугыш вакытында да алай... Л.Шагыйрьҗан ◊ Малай актыгы Гадәттә малайларны, егетләрне, яшьрәк ирләрне шелтәләгәндә, тиргәгәндә кулланыла. Әй, малай актыгы, нишлисең анда! Кил әле! М.Маликова. Суйды, чалкан яткырды бу малай актыгы! Н.Әхмәдиев. Кинәт күз каршыма Гөлфия апа килеп басты: «Малай актыгы, шулай йөрсәң, барып чыгасың син, кара аны ---». Л.Шәех |