МАЛ и. 1) Терлек-туар, ит, сөт һ.б.ш. өчен үрчетелә торган йорт хайваннары. Мал карау, кар көрәү, утын кертү, морҗа ачу, көл түгү, тирес чыгару кебек эшләр – карт кулында. М.Мәһдиев. Моңарчы район җирендә яшәгәч, Хәнәфинең үз терлекләре юк, барысы да колхоз маллары иде алар. В.Нуруллин. Мал куарга чыккан апалар, ярты гомер күрешмәгән кешеләр сыман, бер-берсе белән бик тәмләп гәпләшергә, хәл-әхвәл белешергә кереште. Р.Мөхәммәдиев

2) Материаль байлык, милек, мөлкәт. Эх, бөтен дөнья малына алыштыргысыз күпме ирләрне вакытсыз күмдек бит без ул көннәрдә! Ш.Рәкыйпов. Өеңә карак керсә, бер әйбереңне урлый, нигезеңә ут төшсә – бөтен малыңны ялмый, дип, белми әйтмәгәннәр. З.Фәтхетдинов. Бер ташка ике абынма, Малга, акчага табынма. Ә.Синугыл-Куганаклы

3) Файда, табыш, керем. Эзләгән егет кулына мал төшмиме, Нәҗип туганым?! А.Гыйләҗев. Тылсымлы тавышлар дөньясында мал, файда, өстенлек шикелле теләкләргә урын юк иде. М.Юныс. Хәләл мал, әни! Эшләп, маңгай тиремне түгеп алдым! К.Кәримов. Эзләгән корт бал табар, эшләгән кул мал табар. Мәкаль // Акча. Атаң кара кеше иде, Мал биргәннең колы иде ---. Дастан

4) Көнкүреш кирәк-яраклары, хуҗалыкта файдаланыла торган әйберләр; кыйммәтле дип саналган нәрсәләр. Малны юкка сарыф итмәде, ипинең чын кадерен белде... Ш.Рәкыйпов. Гомерем буе кеше малына кул тидермәдем. Башкалар байлыгын талауга бәрабәр сакланган баш белән ничек яшәмәк кирәк?! К.Тимбикова. Әледән-әле ялчыларың килеп, бар булдырган малыбызны, хезмәт белән, тир белән тапкан милкебезне талап алып бетерә тордылар. М.Маликова

5) Сатуга чыгарылган әйберләр; сәүдә объекты, товар. --- райпотребсоюзда галантерея маллары буенча товаровед булып эшләүче Мария Петровна белән почта мөдире Мәрьямне күздән үткәрде. Р.Мирхәйдәров. Ефәк – асыл мал! Мондый товар белән хан сараена да, Казаннан көнбатыштагы башка мәмләкәтләргә дә үтеп кереп була! Кирәкле мал! Ф.Латыйфи. Базарда мал табыла ул, баш кына табылмый! Ф.Баттал

6) Тукыма. Әтисе карт, авылдан авылга күчеп, кубыздан алып аршинлы малга хәтле вак-төяк сатып йөри торган кеше – кырыктартмачы булган. М.Хафизов

7) күч. гади с. Берәр кешегә язылган, насыйп булган, билгеләп куелган кем яки нәрсә. [Сирай, Ярулланың Мавиягә якынлашканын күреп:] Әй, син минем малга якын юллама! – Синең кебек аксакларга кул мал түгел ул. М.Фәйзи

Мал артыннан куу Матди байлыклар тупларга омтылу, байлык җыюга артык әһәмият бирү. Кешеләр күпне өмет итеп мал артыннан кумый иде ул чакта, бернинди сугыш юк елларда бер-берсен үтерми иде, дөнья малы – дуңгыз каны өчен җанын сатмый иде. Г.Ахунов. Мал артыннан куу, күреп торам, безне әкренләп рухсызлануга таба сөйри. М.Юныс. Куа күпләр дан я мал артыннан – Арыганын белми, ял итми. Малга комсызларга мал бер җитә, Данга комсызларга дан җитми. Ф.Яруллин. Мал булу Үсеп, эшкә ярар дәрәҗәгә җитү, кеше булу. Камбәр үсеп мал булган, укыган. Киек тә болан атарга урманга йөргән. Дастан. Мал җанлы Байлык, акча җыюга бирелгән, яратучы, байлык өчен тырышучы. Син яшьтән үк тынычсыз, мал җанлы идең. Т.Гыйззәт. Йорт җанлы, мал җанлы булырга охшый иде улыгыз. Х.Вәлиәхмәтов. Мал итү Кулланырлык, файдаланырлык яки сатарлык хәлгә китерү, эшкә яраклы итү. Авызымнан өзеп алып ашатып мал иттем мин аларны [сыерларны]. М.Хәсәнов. Мал табу Көн күрү, тормыш итү өчен акча эшләү. Атадан бала яшьләй калса, Күкрәк көчләре белән, абау, бәгырем, мал таба. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә