МАКУЛАТУ’РА и. лат. 1) Бер мәртәбә файдаланылганнан соң, яңадан эшкәртүгә җибәрелә торган кәгазь. --- халык үзенең күз алмасы кебек сакларга тырышкан борынгы кулъязмаларны аннан талап алып яндырдылар, макулатурага тапшырдылар, юкка чыгардылар... Ә.Кәримуллин. Макулатураны әйткән дә юк инде, – өй борынча тотылган кәгазь эзләп йөрүләр... А.Гыймадиев. 60 кг кәгазь әзерләү өчен, бер зур агачны кисәргә туры килә. Менә шуңа күрә кәгазьне саклау, макулатура җыю – урманны саклау дигән сүз ул. Биология

2) күч. Әдәби, сәнгатьчә һәм иҗтимагый әһәмияте ягыннан бик түбән сыйфатлы матбугат чаралары һәм китаплар, әсәрләр. Хәзер, ниһаять, мәгълүм булды: юк, бу әсәрләр ялган, --- милләтебезнең бәһасен төшерә торган макулатура икәне ачыкланды. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә