МАКТАУ ТАКТАСЫ и. Хезмәттә, җәмәгать эшчәнлегендә яки башка өлкәдә уңышка ирешкән кешеләрнең рәсемнәре һәм исемнәре язып куелган такта (витрина). Икесенең дә рәсемнәре район Мактау тактасында. Һич икеләнми яз шулар турында. Г.Тавлин. --- капка челтәрләп-бизәкләп эшләнгән. Аның бер ягында Мактау тактасы, икенче ягында «Маяк» колхозының перспектив планы. М.Хәсәнов. Ярты ел дигәндә, Рәхмәтулланың фотосурәте мактау тактасына куелды. Б.Камалов |