МАКТАУЛЫ с. 1. 1) Мактауны, хуплауны эченә алган, уңай бәя белдерә торган. Шунда эшләгәндә, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. К.Тимбикова. Колхозның уңышлары, кешеләре турында сөйләделәр, иң мактаулы сүзләр белән механизатор Кәшфине телгә алдылар. М.Мәһдиев. --- Мәскәүдә яшәгән Камаловның агропромышленность берләшмәсенең уңышлары турында ишетүе икеле, үзәк матбугатта басылып чыккан мактаулы мәкаләләрне дә укымаска мөмкин ---. Р.Мирхәйдәров 2) Мактау, дан, хөрмәт китерә торган, һәркем тарафыннан хуплана торган. Иң соңгы мактаулы эше шул булды: Түбән очта, Ташлыяр кинәт кенә тарайган урында, елганы будыртты. А.Гыйләҗев. Дөрес булса да, сөйләүдән тыелу – бәндәләрдәге мактаулы сыйфат. Р.Фәхретдин. Алда аны шул ук мактаулы эш – авыл тамашачыларына культура хезмәте күрсәтү эше көтә. М.Шиһапов 3) Иң күп макталган, мактауга лаеклы булган, уңай яктан гына танылган. 1992 елның 20 июлендә Казанның Актёрлар йортында республикабызның иң мактаулы, иң тырыш, иң актив һәм иң гүзәл хатын-кызлары җыйналды. Л.Шагыйрьҗан. Мактаулы исеме булган балта остасы иде аның әтисе. Р.Мөхәммәдиев. Мактаулы очучы, өлкән лейтенант Черепнинның куркак икәнлеген син белмисең икән. М.Юныс 2. рәв. мәгъ. Уңышлы рәвештә, мактарлык дәрәҗәдә. Югары уку йортларын бик мактаулы бетергән белгечләр генә түгел болар, өстәвенә махсус хәрби белем алган офицерлар. Г.Ахунов |