МАКТА’У ГРАМОТАСЫ и. Эштә, спортта һ.б.ш. өлкәдә зур уңышка ирешкән кешегә, аның тырышлыгын танып, хуплап, зурлап, хөрмәт итеп бирелә торган рәсми язма таныклык. Идарә исеменнән Нургали картка да, Фәрдиевкә дә мактау грамотасы һәм иллешәр сумлык сәгать биргәннәр, халык кул чапкан, пионерлар чыгып, геройларны котлаган. М.Мәһдиев. Менә Феликсның мактау грамоталары, бусы – унынчыны бетергәндә бирелгән алтын медале. М.Юныс |