МАКТА’У II и. Хуплау, тану, күңел күтәрүне белдергән сүзләр һәм гамәлләр. Шулхәтле батырлык күрсәткәч, Асылгәрәй, бәлки, мактау сүзләре көткәндер. М.Шабай. Дәрәҗәдән, мактаулардан ардым; Ә күңелдә – канәгатьсезлек хисе: Аз тырыштым, аз эшләдем төсле. Г.Афзал. Табигый ки, бөтен игътибар Шәфикада иде, барча мактау аңа эләкте, һәммә чәчәк аның кочагына тулды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә