МАКТА’У I ф. 1) Берәр кешенең яки әйбернең яхшы, күркәм, файдалы ягын хуплау, яхшы яктан күрсәтү, уңай бәя биреп сөйләү; киресе: яманлау. --- ат караучының колхозда ни дәрәҗәсе, ни исеме юк. Хәзер бит колхозда механизатор белән сыер савучыны гына күрәләр, шуларны гына мактыйлар. М.Мәһдиев. Яшь нарат һәм эрбет агачларыннан җыеп алынган ботак очларын безнең Себердә промышленниклар һәм диңгез сәяхәтчеләре, зәңгеләгә каршы кулланыла торган бик яхшы бәлзәмле дару, дип мактыйлар. Робинзон эзләреннән

2) Хуплау, дөрес санау, яхшы дип табу; хуп күрү. Тимерхан башлаган эшләрне мактыйлар, гел аның күңелен үсендереп торалар иде. Г.Ахунов. Берсе дә мондый эшне мактамаган иде. Э.Касыймов

3) Данлыклау, дан җырлау. Сезне мактап күпме җырладылар, Сезнең хакта күпме яздылар?! Х.Әюп. Мактама да куштанланып, Хурлама да дерелдәп. Әйтсәң әйт ярып турысын, Тавышың чыксын гөрелдәп. Л.Шагыйрьҗан. Гоголь мактаган Запорожье сечындагы Югары Хортица авылында хәзергә кадәр 700 яшьлек имән сакланган. Робинзон эзләреннән

Мактап алу Бераз гына, берара, күп сүз белән мавыкмыйча мактау. Сүз арасында, үзе ялкын, кулы алтын, дип, Мәдинәне дә мактап алды Ногман абзый. М.Хәсәнов. Илһам аны [мәкаләне] бик яратты, әле кулъязма хәлендә укып чыккач та: «Бу үзенә бер диссертация шикелле булган», – дип мактап та алган иде. Л.Шагыйрьҗан. – И-их, әйттерә дә соң безнең Мәрьям түтекәй, – дип, кемдер җыр арасында аны мактап алырга да өлгерде. Р.Мөхәммәдиев

Мактап бетерү Төрле яклап мактау, бик нык мактау. Трубкасын куйгач, [Сабит] әле генә мактап бетергән Нәҗипкә сыңар күз салмыйча, аны бетереп, үз өстенлеген раслап, тәрәзә аша төнгә карап утырды. А.Гыйләҗев

Мактап җибәрү 1) Мактый башлау, мактарга керешү. – Сугышта да сынатмагансың икән, менә монысы шуның өчен. Рәхмәт, агай-эне! – дип мактап та җибәрде әле. В.Нуруллин

2) Артыграк мактау, чамасыннан артык мактау. Гаҗәеп матур шигырьләр яза иде ул. Мактап җибәрдек без моны. Шушы мактау сүзләре аңа килешмәгән. И.Юзеев. Алай да артык мактап җибәрмим, дигән сыман, тагын кырысланды: кара аны, Митрий, юлда шаяра күрмә. З.Фәтхетдинов

Мактап йөрү Һәр очракта, һәр җирдә мактау. Аның улы турында моңарчы берәү дә колакка ятышсыз сүз әйтмәде бит. Укытучысы да дүрт ел буе мактап йөрде. М.Насыйбуллин

Мактап кую Бер мәртәбә мактау. Торбаны китергәч, Гайнан: – Булдырдың, егет! – дип мактап куйды. Н.Әхмәдиев. Хәмит абый акбур белән хәрефләрнең тиешле сызыкларын калынайтып чыккач, аны тагын да мактап куйды ---. Ә.Баян. Полицейский хуплап мактаган була, Ранутны да мактап куя: «Син – бик яхшы дус!» – ди, тегесенең авызы колагына җитә. Н.Измайлова

Мактап тору 1) Һәрвакыт мактау, гел мактау. Редакторым башта бик яратты: «Кыю! Кыю!» – дип мактап кына торды. К.Тимбикова. Башкалар да гел мактап тора иде бу сестраны, ләкин, минем ышануымча, ул бары тик миңа гына шулай назлы, иркә итеп орына иде шикелле. М.Маликова. Әтием мактап торса да, Абый колакны борса да... Физзарядка ясасам да, Үсәм, кишер ашасам да! А.Нигъмәтуллин

2) Шушы моментта мактау. Мин аны мактап торам әле, баһадир. Хәтта әнә үзенә кылычым бүләк иттем. М.Хәбибуллин

Мактый башлау Мактарга керешү. Ул сугышмый минем белән, киресенчә, кочаклап ала да сөя, мактый башлый. В.Юныс

Мактап бетерә алмау Бик ошату, һәр яктан риза булу, чын күңелдән мактау. Спектакльнең эчтәлеге һич кенә дә башка керми, уйда гел бүрек: әнә бит күрше мәктәп завучы ничек сокланды, мактап бетерә алмады. Т.Галиуллин. – Күрче, Ходаем, күрче генә, йорт эшенә кулы тәмам сусаган булган икән балакаемның, – дип, әбием аны [Элеонораны] мактап бетерә алмый. А.Хәсәнов. Мактап йөрисең (икән) Өйдәгеләр ашап-эчеп утырганда килеп кергән кешегә ачык чырай күрсәтеп, «бик вакытлы килгәнсең, табынга рәхим ит» мәгънәсендә әйтелә. – Мактап йөрисең, Сабир туган, әйдә, утыр табынга, – диде Лотфулла абзый әтигә, үз янында урын күрсәтеп. Г.Тавлин. Мактап кына йөри икән, рәхмәт яугыры, самавырым кайнап кына чыкканые. Г.Ахунов. Әйдә, рәхим ит, Радик Хафизович! Өстәл әзерләгәндә генә килеп кердең, мактап йөрисең икән. Әйдә, уз! З.Фәйзи. Мактап туймау к. мактап бетерә алмау. [Вәлидә] Вазих абыен: «Менә, ичмаса, кеше!» – дип мактап туя алмый. М.Хәсәнов. Дүрт хатын шәлнең дүрт почмагыннан тотып, иң элек аның зурлыгына сокландылар, аннан, кулларына алып, җиңеллеген, йомшаклыгын мактап туймадылар. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә