МАКТАРЛЫК с. Мактауга лаек, шәп. Мактарлык эше бар икән – курыкмагыз, мактагыз. Х.Сарьян. Бик үк мактарлык түгел мондагы хәлләр дип, Фәйзулла Хаҗиевич тулай торакның тәрәзәләренә күтәрелеп бакты. Ш.Рәкыйпов. Шундый ук гади генә тормышта яши. Артык кайгысы да, үтереп мактарлык шатлыгы да юк. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә