МАКТАНЫШУ ф. Күп яки берничә кеше бер-берсе алдында мактану. Тараканнар очрашып мактаныша: «Телевизор янында шундый җылы!» Ш.Галиев. Алласын да, мулласын да Ташладык та пыр туздырып, Мактаныштык, күкрәк кактык, Бер-беребезне уздырып. И.Әширов Мактаныша башлау Мактанышырга тотыну. Безнең Актырнакны әллә ничә эт уратып ала, ә мине урыс малайлары төрле яктан тикшереп чыгалар да, берсен-берсе уздырып, уенчыклары белән мактаныша башлыйлар. Ә.Гаффар Мактанышып алу Бераз гына мактанышу. – Көн кызуында ял итсәләр дә, төнлә алар [алабайлар] күз йоммый, һәрчак сакта, – дип, бер-берен бүлдерә-бүлдерә мактанышып алды хуҗалар. Р.Мөхәммәдиев Мактанышып тору Хәзерге моментта мактану; шактый вакыт мактану Мактанышып утыру к. мактанышып тору. Космоска чыгу, генетика серләрен ачу заманында мактанышып утыру килешми. Т.Галиуллин |