МАКТАНЫЧ и. Мактану өчен нигез булырлык сәбәп, мактану хакы бирә торган кем яки нәрсә; горурлык. Урысларның мактанычы булган «Слово о полку Игореве»ның чордашы бит югыйсә [«Кыйссаи Йосыф»]... Күпме янгыннардан, сугыш-кырылышлардан исән калган... М.Гали. Алар кем дә, син кем? Алар – бөек математик, акыл иясе. Россиянең мактанычы Николай Лобачевский. Гигант Лев Толстой. М.Мәһдиев. Җиһандагы һәр татарның Кыйбласы ул, кәгъбәсе. Берәүләрнең – мактанычы, Берәүләрнең – дәгъвасы. Л.Шагыйрьҗан |