МАКТАНЫРЛЫК с. 1. Мактану өчен нигез булырлык, мактану хакы бирә торган, горурланырлык. Зәкиулла абзый гына, өлкән кешеләр алдында мактанырлык акча әмәлләп, өс-башын карап кайта алмавыннан кыенсыныптырмы, күбрәк бала-чага белән аралаша. М.Юныс. Урамнан узган кеше хәйран калырлык булыр. Кем өе дигәндә, Нәҗипнеке дип мактанырлык, менә күрерсең... Р.Мөхәммәдиев. Мактанырлык уңышың бар икән, авыз тутырып сөйләргә дә, күкрәк кагып мактанырга да хакың бар. М.Хәсәнов

2. и. мәгъ. Мактану хакы, мактану өчен нигез, горурлану өчен мөмкинлек. Мактанырлыгы бар, арада аңа җиткән мәргәннәр юк. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә