МАКТАНЧЫКЛЫК и. Мактанырга ярату үзлеге, еш мактану күренеше, масаючанлык. Мактанчыклыгы хур итә язды Жанны. Ш.Рәкыйпов. Атлар чапты... Колга башларына Менеп җитте кичә Кыюлык; Хаклык батыр калды. Мактанчыклык Капчык тигәч төште егылып. Х.Әюп. Роберт Әхмәтҗанов турында күп яздылар. Мактап яздылар, әмма... бу мактаулар аның холкына мактанчыклык, хөсетлек --- алып килмәде. Р.Рахман |