МАКТАНЧЫК с. 1. 1) Еш мактанучы, гомумән, характерында мактану, шапырыну, масаю гадәте булган. Җилбикә мактанчык аучының борынына шалт берне! М.Әмирханов. Ул – вакчыл, көнчел, мактанчык, даһилык чире белән интегә. Р.Низамиев. – Ә мин оча алам, – дигән мактанчык песи баласы. В.Бирюков

2) Мактануны белдергән, мактану билгеләрен чагылдырган. Мактанчык кыланышлар. Мактанчык тон белән сөйләү

2. и. мәгъ. Мактанырга яратучы кеше, мактану гадәте булган кеше. Әллә, ветеринарга укучы буларак, латинча такылдап маташа инде, мактанчык? Р.Төхфәтуллин. – Ялгыш аягым тайды, шуңа гына егылдым, югыйсә менә дигән итеп сикергән булыр идем, – дип җавап кайтарган мактанчык. В.Бирюков. Ниең калды сиңа урамда? Алачыктан туеп качтың дамыни? Мактанчык! Ф.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә