МАКТАНУ ф. 1) Үз-үзеңә яки берәр эшеңә уңай бәя бирү, яхшы яктан күрсәтү, мактап сөйләү. Бар мактанса – табылыр, Юк мактанса – чабылыр. Дастан. Кичләрен су буенда яшьләр уены, бөтен фронтовик егет монда велосипед белән килә, без велосипед саклыйбыз, утырып йөрибез, мактанабыз. М.Мәһдиев. Мактанырлык уңышың бар икән, авыз тутырып сөйләргә дә, күкрәк кагып мактанырга да хакың бар. М.Хәсәнов 2) Горурлану, горурлык хисе тою. Мин хатынга гел мактанам, ул үзе Кукмара ягыннан, журналда-фәләндә сезнең исем күренсә, әйтәм: менә, дим, безнең авылныкы. М.Мәһдиев. Ышанычың арта, рухың ныгый, Сөенечләр белән сафлансаң; Мактану да гаеп түгел бит ул – Туган ягың белән мактансаң! Ш.Галиев. --- аның угы иң биек чыршыдан да югарырак очкан кошны куып җитә. Шуның белән мактана да. М.Әмирханов 3) Эреләнү, масаю, шапырыну, урынсызга үз-үзеңне мактау. Шунысы мөһим – аның сөекле оныгы Фәрит: «Минем бабам – Советлар Союзы Герое!» – дип мактанмаган. Ш.Рәкыйпов. Бераз эчтеме, мактана, шапырына башлар иде [Сәлимов]. М.Хәсәнов. Ягкуб би хан оныгының мактануын килештереп бетермәде, алай да дәшмәде: әйдә, мактана бирсен, аның кебек чакта кем бераз һаваланмаган да эреләнмәгән. М.Хәбибуллин 4) Булмаган эш турында алдан шапырынып, мин-минләнеп сөйләү. Ул, үзенең буе җитмәслеге күренеп торуына карамастан: «Фәлән агайның авызына менеп төштем әле, фәлән кешенең баш түбәсен төйдем әле», – дип мактана иде. Ф.Әмирхан. Мактану, шау-шулардан Ераксың, димәк, син – Тормышта бик кирәк, Бик кирәк бизәк син. И.Юзеев. Кем тәм таба койрык болгап йөреп, Мактанып һәм ялган макталып. Ә.Синугыл-Куганаклы Мактана төшү Бераз мактанган кебек булу; тагын да ныграк мактану. – Үземнең, әткәй белән әнкәйнең, әбинең исемнәрен яза беләм, – диде Габделкаюм, мактана төшеп. М.Гали Мактанып алу Бераз гына мактану, кыска гына ара мактану. Ерак юлдан кайткач аның белән күрешү, сөйләшеп алу үзе бик рәхәт иде. Аның чынаяк чокырына салып биргән шифалы эчемлеге, «эчегез, сездә юк ул» дип мактанып алуы --- М.Мәһдиев. Платон Платонович тешен елтыратып мактанып алгач, озак кына сөйләп ташлады: «Эшләргә өлгерербез! Көн озын! ---». А.Гыйләҗев. Заманында Әнәс Камал үзенең язучы гына түгел, рәссам да булуын әйтеп, күз хәтеренең шәплеге белән мактанып алырга ярата иде. Ш.Маннапов Мактанып бетү Мактанып өлгерү; төрлечә мактану, ничек кенә мактанмау. Буаз дигәч, мин инде аның булачак колынын, әлбәттә, алмачуар дип башыма да утырткан, бөтен иптәшләремә мактанып беткән идем. Г.Ибраһимов Мактанып җибәрү Ялгышлык белән, кирәгеннән артыграк яки кирәкмәгән моментта мактану. Нәселен акыллы санауда мактанып җибәрүе булса да, хак иде бу, нәселгә бирелгән «Акыллы» кушаматы Шәйхетдиннең бабасыннан ук килә иде. М.Хуҗин Мактанып йөрү Теләсә кайда мактану, һәрвакыт мактану. Галләмнең эш өзелеп бетмәс борын ук мактанып йөрүенә кем гаепле? М.Фәйзи. --- Касыймҗан малае Бәләбәйдә хезмәт итеп кайтты. Барыбер солдатта булган исемен күтәреп йөрде. Атна буена, өйдән өйгә кереп, мактанып йөрде кайткач. Ф.Сафин. Мактанып йөрсә дә тавык Үзенең кирәклегенә, Күтәрелә алмый барыбер Бөркет биеклегенә. И.Әширов Мактанып калу Мактанырга өлгерү. Мин, моменттан файдаланып, мактанып калырга ашыктым. Д.Галимов Мактанып кую Бераз гына мактанган кебек булу, бер мәртәбә генә мактану. Кичә газетада шигыреңне күргәч, мактанып куйдым әле. Коллегаларга әйттем, бу шагыйрь белән таныш мин, дидем. Т.Миңнуллин. Кушаматы белән мактанып куярга яратса да, һәм кияве аңардан ун яшькә кечерәк булса да, Шәйхетдин Бәйрәмханны үзеннән акыллырак саный, шушы көчне тануы ук аның акылы ныклыгын сөйли. М.Хуҗин Мактанып ташлау Кисәк, берьюлы артыграк мактану, ялгышлык белән кирәкмәгән моментта мактану. Чулпан, күрәсең, артыграк мактанып ташлавын сизде, шуңа сүзне икенчегә борырга теләп, тавышын үзгәртә-үзгәртә, мәзәк сөйләргә кереште ---. Х.Ширмән Мактанып тору Мактану белән мәшгуль булу, хәзерге вакытта мактану. Мактанып утыру к. мактанып тору. Без дә барган булыр идек. Алайса, үзе генә барган да хәзер мактанып утыра. Х.Ширмән ◊ Мактану булмасын Җитди, чынлап, дөресен сөйләнгән сүзләр мактану, коры сүз генә дип кабул ителмәсен өчен искәртү. Мактану булмасын, нибучь, маршал Poкоссовскийның үзен күргән кеше мин!.. Р.Низамиев. Мактанудан булмасын к. мактану булмасын. Инде Садыйкның үзенә килсәк, әтисенең әйтүенчә, ул исем туры, эчкерсез дигәнне аңлата икән. Мактану булмасын, шундый ул, шундый. Ш.Рәкыйпов. Мактанудан түгел к. мактану булмасын. Мактанудан түгел, Гарәфи бит – Уралын да, Себерен дә, Кырымын да күргән кеше. Г.Әпсәләмов. Мактанып әйтүем түгел к. мактану булмасын. Мактанып әйтүем түгел, кулымда корал булганда, куркаклыкны белми идем мин. А.Шамов. Мактанып әйтүем түгел, әлегәчә чирнең нәрсә икәнен, хастаханә ишегенең кайсы якка ачылганын белмәдем диярлек. Т.Галиуллин. Мактанып туймау Бик еш, бик теләп, озаклап мактану; гел, һәрвакыт мактану. Үз атлары белән мактанып туймаган, үз атларын мактаганны сәгатьләр буена да тыңлап торырга әзер булган рәискә шул җитә калды. Р.Мөхәммәдиев. Теге ялагаең Халтаев мактанып туя алмый, беркемдә дә андый яңа нәрсә юк, имеш. Р.Мирхәйдәров |