МАКТАЛУ ф. төш. юн. к. мактау. Заманында күккә чөеп макталган автоэчергечләр һәм асылмалы юллар, багана һәм утлыклар – барысы да алып ташланган. М.Хәсәнов. Н.В.Гоголь тарафыннан макталган Диканька янындагы хуторның умартачысы Рудый Панько әнә шундый тәмам өлгереп җиткән бал турында болай дип әйтә алды да: «Ант итеп әйтәм, хуторларда моннан да яхшыракны эзләп тә таба алмассыз ---». Умарта кортлары. Орхидея матурлыгы һәм чәчәкләренең үзенә бертөрле булуы белән генә макталмый. Робинзон эзләреннән |