МА’КСИМУМ и. лат. 1. Барлык күрсәткечләр арасында иң зурысы, мөмкин булган кадәр зур микъдар; киресе: минимум. Кояшның күзгә күренми торган нурланышы циклларының максимумнары бергә туры килгән елларны иң зур интенсивлыкка ирешә. Галәм. Җир. Кеше. Конденсатор корылып беткәндә, ток нульгә тигез була, ә конденсаторның көчәнеше максимумына җитә. Физика курсы. Бер үк функциянең берничә максимумы һәм берничә минимумы булырга мөмкин. Югары математика нигезләре 2. с. мәгъ. Иң зур, иң югары дәрәҗәгә җиткерелгән. Җүнле эш тапса, билгеле, һәркем ул эштән максимум акча чыгарырга тырыша. Җ.Фәйзи. Монда бөтенесе гади, аңлаешлы һәм максимум файда китерә торган итеп көйләнгән. З.Фәйзи. Максимум һәм минимум тирбәнү амплитудаларының болай чиратлашып торулары картинасы интерференцион картина дип атала. Физика курсы 3. рәв. мәгъ. Иң күбе(се); иң зуры(сы); күп дигәндә |