МАКСИМАЛЬ с. 1. Билгеле яки мөмкин булган сыйфатлар, күрсәткечләр рәтендә иң югары, иң зур; соң чиккә җиткән. --- беренче җөмлә фәлсәфи-лирик эчтәлеге белән генә түгел, ә бәлки аваз төзелеше, сүз тәртибе, ритмик яңгырашы белән дә максималь дәрәҗәдә эшләнгән, камиллеккә омтылган булырга тиеш. Казан утлары. Бер фазалы счётчикның щитында номиналь һәм максималь токларны, номиналь көчәнешне һәм тапшыру (күчерү) санын күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. Һәрбер үлчәү приборын билгеле бер максималь ток зурлыгына чыдарлык итеп эшлиләр. Физика курсы

2. рәв. мәгъ. Мөмкин булган иң зур күләмдә, тулысынча, иң югары дәрәҗәдә. Минемчә, чын шигырь, һәр төр иҗаттагы кебек, җанның максималь киеренке чагында, --- илаһи гаҗизләнү минутларында туа. Р.Фәйзуллин. Умарта кортының һавада очып уздырган гомере бик кыска, очышның һәрбер минуты семьяга кыйбатка төшә, шунлыктан умарта кортлары очу вакытыннан максималь файдаланалар ---. Умарта кортлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә