МАКСИМАЛИСТ и. 1) Максимализм (1 мәгъ.) карашларында торучы кеше, һәр нәрсәнең идеаль булуын теләүче. Безнең студент халкына ярап буламы соң (бөтенесе максималистлар!): каләмдәшебезнең беренче тәҗрибәләре белән танышкач, авторның тетмәсен теттек. Ә.Рәшит. Юк, сугышып-талашып яшәмәдек. Тик... яшьләр идек бит әле, максималистлар идек. Идел. Күрәсең, рус мәдәнияте йогынтысында Солтангалиев социалистик идеянең дөреслегенә ышанган. Әлбәттә, яшьлек максимализмын да исәпкә алырга кирәк. Чын мирас

2) тар. Ярым анархистик-террористик эсерлар группасы әгъзасы. --- халык арасында без төрле партияләр – кадетлар, социалист-революционерлар, социал-демократлар, максималистлар бар икәнен аңладык. М.Укмасый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә