МАКСАТЧАНЛЫК и. Максатка юнәлгәнлек, максатка омтылучанлык, бер максатка тугрылык. [Хафиз Гайнуллинның] ихтыяр ныклыгы һәм максатчанлыгы тагын да көчәйгән. Г.Әпсәләмов. --- бу төр затларны максатчанлык, алынган эшен җиренә җиткерә белү һәм үзенчә фикерләү бизи. Т.Галиуллин. Кеше табигый тереклекнең саклануы өчен, анда башкарыла торган үзгәрешләрнең максатчанлыгы өчен җаваплы. Биология |