МАКСАТЧАН с. 1. 1) Үзенә максат куеп, шуңа ирешү өчен, эзлекле эш итүчән, тырышучан, максатына тугры. Гыйззәт – максатчан, кыю, саф күңелле шәхес, уңай герой. Х.Бәдигый. Максатчан, һәр адымын мәгънәле итүчән, төп бурычны икенчел дәрәҗәдәгеләреннән аерып караучан шәхесләрнең хезмәт нәтиҗәләре бөтенләй башка була. Ф.Галимуллин 2) к. максатлы 1. (2 мәгъ.). Түләүле бу курсларга ел саен максатчан юллама белән бюджетка да алты кеше алабыз. Сөембикә. Барлык бу шартлар күп мең еллар дәвамында бөтен кешелек җәмгыятенең максатчан эшчәнлеге белән барлыкка китерелгән. Биология 2. рәв. мәгъ. Максат куеп, шул максатка яраклаштырып, махсус шул максат өчен. --- бүгенге тәнкыйть үтемлерәк, максатчанрак, объективрак эш итә, анда профессиональ осталык һәм затлылык та күтәрелә бара. Казан утлары. Әгәр Дарвин, эволюция теориясен эшләгәндә, селекционерлар тәҗрибәсен өйрәнгән булса: фәнни теория белән коралланган селекционерлар яңа сортларны шактый тизрәк һәм максатчан рәвештә чыгарырга өйрәнделәр. Галәм. Җир. Кеше. --- РФ төбәкләреннән килгән сәләтле татар балаларын Татарстан вузларына максатчан кабул итү буенча махсус программаның үтәлеше мисал итеп китерелде. Татарстан |